
Instagram:
VK:
________________________________
Текст песни:
Караңгы бүлмәгә
Ай нуры үрелә
Җаңым тәннән
Аерыла.
Ябылган тәрәзә
Тартылган пәрдәләр
Куллар сине
Гел эзлиләр.
Бәйләнгән күзләрдә
Ялкыннар кабына
Тик чишәргә
Син ашыкма.
Әзер мин түзәргә
Мәхәббәт хакына
Кил бирегә
Кил яныма.
Ә миңа һаман аз
Җаным, тәнем тели
Сөю, ләззәт һәм наз
Каршы торып булмас
Җаным шәмдәй эри
Аннан берни дә калмас
Синең сыман беркем
Мине ярата алмас.
Сизәм бик якында
Кайдадыр син монда
Ике гашыйк
Кол тоткында,
Чәчләремне сыйпый
Кап-кайнар сулышың
Һәм әйләнә
Минем башым
Ә миңа һаман аз
Җаным, тәнем тели
Сөю, ләззәт һәм наз
Каршы торып булмас
Җаным шәмдәй эри
Аннан берни дә калмас
Синең сыман беркем
Мине ярата алмас
Кил яныма,
Кара мина,
Эйт барысын да.