
Ролики озвучил выпускник Центра подготовки хафизов Корана, призер Конкурсов по чтению Корана Ильназ Ильнарович Хазиев из Казанского исламского университета.
Сура Корана
Әл-Вакыйга (Вакыйга) сүрәсе
Мәккә чоры, 96 аять
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Тулысынча булачак Кыямәт] Вакыйга килеп җиткәч.
2. Аның җитүен [Аллаһка карата] ялган [уйлап чыгарып, Кыямәтнең буласы юк] дип беркем саный алмаячак.
3. [Кыямәт дөньяда тәккәбберләнгән бер төркем кешеләрне] Кимсетә, [нахакка түбәнсетелгән бер төркем кешеләрне исә] күтәрә.
4. Җир бер селкенү белән тетрәгәч.
5. Таулар вак-вак кисәкләргә теткәләнгәч.
6. Шул сәбәпле алар чәчелгән тузанга әйләнгәч.
7. [И, кешеләр!] Сез өч сыйныфка бүленгәч .
8. Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре?
9. [Дәфтәрләрен сул якларыннан аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре?
10. [Һиҗрәт, намаз, һәм тәүбә кебек хәерле гамәлләрдә] Алга чыгучылар – [Аллаһның рәхмәтенә] алга чыгучылар.
11. Алар [илаһи хозурга] якынайтылганнар.
12. Нәгыйм җәннәтләрендә [урнаштырылачаклар].
13. [Болар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать.
14. Соңгылардан исә аз.
15. [Алтын кебек җәүһәрләр белән] Чигелгән диваннар өсләрендә.
16. Кара-каршы һәм шуларга таянып.
17. Мәңге яшь яшүсмерләр [хезмәт күрсәтеп] алар тирәсендә әйләнеп йөриячәк.
18. [Елгадан аккан] Шәраблы чүмеч, кувшин һәм касәләр белән.
19. Аңардан баш та авыртмый, исермиләр дә.
20. [Хезмәтчеләр] Алар сайлаган [төрле-төрле] җиләк-җимешләр белән [алар тирәсендә йөриячәкләр].
21. Янә җаннары теләгән кош итләре белән [сыйлап торачаклар].
22. Зур һәм кара күзле хатыннар да [тирәләрендә йөриячәк].
23. Саклаулы энҗе шикеллеләр.
24. Алар кылган нәрсәләр өчен әҗер буларак.
25. Алар анда буш сүз дә, берәр гөнаһта гаепләү дә ишетмәячәкләр.
26. Тик «Сәлам! Сәлам!» сүзләрен генә [ишетәчәкләр].
27. [Дәфтәрләрен уң якларыннан аласы булган] Уң як әһелләре. Кемнәр соң ул уң як әһелләре?
28. [Аллаһ тарафыннан] Чәнечкеләре алынган [һәрбер чәнечке урынына төрле-төрле тәмнәрдә һәм төсләрдә җимешләр куелган] сидрә [ягъни гарәбстан чиясе] агачлары арасында.
29. Җимешләре аска салынып торган бананнар [арасында].
30. [Ат белән баручы йөз елда да үтә алмаслык] Сузылган күләгә.
31. [Теләгәннәре саен бер интегүсез теләсә кая] Аккан сулар.
32. Һәм төрле-төрле бик күп җимешләр.
33. Бетми торган һәм [нинди дә булса юл белән] тыелмаган.
34. [Биш йөз еллык арага] Күтәрелгән ятаклар [өстендә хуриләр белән бергәләр].
35. Без аларны [бер ата-анадан туу турында сүз дә күтәрмичә] юктан бар итү белән барлыкка китердек.
36. Аларны [алар белән никадәр генә якынлык кылынса да] гыйффәтле иттек.
37. [Ирләренә] Гашыйк булган [сөйкемле, назлы һәм барысы да утыз өч яшьлек] яшьтәшләр.
38. [Боларны] Уң як әһелләре өчен [яралттык].
39. [Алар] Әүвәлгеләрдән зур бер җәмәгать.
40. Соңгылардан да зур җәмәгать.
41. [Дәфтәрләрен сул кулларына аласы булган] Сул як әһелләре. Кемнәр соң ул сул як әһелләре?
42. [Күзәнәкләрнең эченә кадәр үтеп керерлек кайнар] Сәмум җиле һәм кайнаган су эчендәләр.
43. Һәм кап-кара төтен күләгәсендә.
44. [Ул күләгә] Салкынча да, рәхәт тә түгел.
45. Һичшиксез, алар моңа кадәр мул нигъмәтләргә ия кешеләр иде.
46. Олуг гөнаһта алар үҗәтлек күрсәттеләр.
47. Алар әйтәләр иде: «Без үлгәнебездән соң туфрак һәм [черегән] сөякләргә әверелгәч, терелтеләчәкбезме әллә?
48. Әүвәлге аталарыбыз дамы [терелтеләчәк]?»
49. Әйт: «[Сез һәм аталарыгыз гына түгел] Иң әүвәлгеләр һәм иң соңгылар [һәммәсе].
50. [Терелтелүләреннән соң дөньяның ахыры булган] Билгеле көннең билгеле вакытына тупланачаклар».