
Instagram:
VK:
________________________________
Текст песни:
Гел дөрес юлдан гына, син,тиеш йөрергә,йөрергә,
Өй,аннан мәктәп,дәресләр,өйгә эшне хәзерләргә.
Син бит тиеш имтиханны биреп,һәм туры,туп-туры,
Барып зур уку йортына керергә.
Бу кагыйдә ул миңа,
Һәм бу канун да миңа,
Буйсынырга тиеш,
Мин шуңа....
Ардым,мин ардым!
Туктагыз,ардым!
Җитте,дим, җитте,
Әй,сезнең вакыт үтте.
Мин ирекле кош,
Бу -минем тормыш,
Бу-минем язмыш!
Очам биек,һәм мин ирекле кош!
Хәзер үземчә, җырлыйм,биим,
Һәм курку сүзен белмим.
Нишләргә кирәген дә беләм,
Бөтенләйгә үзгәрәм,
Иңдә канат хыялга таба,
Күтәреләм,очам,йөгерәм.
Бу кагыйдә ул миңа,
Һәм бу канун да миңа,
Буйсынырга тиеш,
Мин шуңа....
Килә кычкырасым,әйтәсем,һәр кеше үзе сайлый,
Үзенең юлын,әйтер сүзен,
Калдыра җирдә үз эзен.
Һәр кемгә бирелгән бер гомер,бер гомер,
Син аның,
кадрен бел.
Син кемдер кушканча-яшәргә тиешме?
юк, юк, юк, тиеш тугел.