
Идегәй дастанының беренче бүлеген ("Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне") әдип Рабит Батулла укый.
«Идегей» - татарский народный эпос. События в произведении происходят в конец XIV века - начале XV в. в Золотой Орде.
Герои - правитель Золотой Орды Тохтамыш-хан, Аксак Тимер, Идегей-эмир и другие.
Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»
Аудио книга "Дастана «Идегей» - совместный проект редакции «Миллиард.Татар» и радио «Китап».
Татарский писатель, поэт, драматург, прозаик, учёный-фольклорист и филолог Наки Исанбет (1899–1992) – составитель сводного текста татарского народного дастана «Идегей»
I
Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне
Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда –
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга – ил булды,
Яу булганга – яу булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы, [күчә - урам]
Сары мәрмәр Алтын Таш
Сигез йортка дан булды, [йорт – ил, дәүләт]
Аларда дан булмады.
Суна тибеп каз алган [суна – кыр үрдәгенең бер төре]
Кара лачын Төкле Аяк –
Ау лачыны бар иде,
Тугыз йортка дан булды.
Азамат ир Туктамыш –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Чирүле күлдә кош чөеп [кош чөю – өйрәтелгән ау кошын кулдан чөеп җибәрү]
Дәүран сөргән хан булды. [дәүран сөргән – шул дәвердә ил башы булган]