
Instagram:
VK:
________________________________
Текст песни:
Кайдадыр төн әле,
Кайдадыр таң аткан.
Язмышым җәзасы –
Ярату ерактан.
Бәхетле мизгелләр,
Сөюле күңелләр.
Тик нигә, тик нигә
Янәшә түгелләр?
Назлыйлар карашлар
Бары тик сүрәтне.
Сагышлар ачысы
Әрнетә йөрәкне.
Бәхетле мизгелләр,
Сөюле күңелләр.
Тик нигә, тик нигә
Янәшә түгелләр?
Язмышым җәзасы –
Ерактан ярату.
Мәхәббәт табылу
Һәм аны югалту...
Бәхетле мизгелләр,
Сөюле күңелләр.
Тик нигә, тик нигә
Янәшә түгелләр?